Читать книгу Бакчадагы чияләр. Шигырь. Том 10. Стихи - Рузил Фазлыев - Страница 6
Ник алай
ОглавлениеБерберсен күңелләр табалар,
Бик ерак булсада аралар…
Кайвакыт үзләре белмичә,
Күпмедер янәшә баралар…
Эзләпме табалар парларны,
Кемнәрдер, нигәдер табалмый…
Сайлапмы табыла тиңнәре,
Кайвакыт тиңнәрдә, баралмый…
Ник алай тормышта, була соң,
Җавапсыз калалар сораулар…
Теләгең бик олы булсада,
Файдасыз булалар юраулар…
Бәлки ул барыбер кешедән,
Лаеклы булганнар табышу…
Бәлки ул кемнеңдер ярдәме,
Мәңгелек пар белән танышу..
Сихри көч сизәдер күңелне…
Якынлык булуын …нурларын.
Әйбәтләр, әйбәткә очырый,
Ә сиңа лаеклы булганың.
Ходай биргән, язмыш дибез кайчак,
Үзебезнең бөтен кылганны…
Ике кеше генә саклый ала,
Гомерлеккә парлар булганны…