Читать книгу Бакчадагы чияләр. Шигырь. Том 10. Стихи - Рузил Фазлыев - Страница 16

Югалтулар

Оглавление

Югалтулар була яшәгәндә,

Төрле вакыт, төрде күләмдә.

Җиңелләре, була авырлары,

Барысына кирәк түзәргә.


Ягалтулар кебек исраф гомер,

Әйтелмәгән җылы сүзләрең….

Югалтулар түгел мени инде,

Ни эзләгәнеңне белмәвең.


Юлсыз җирдә йөреп адашулар,

Әзер юллар буйлап йөрмичә.

Хыялларга гына бирелеп яшәү,

Якын булганнарны күрмичә.


Югалту бит, гомерләрең үтсә,

Читтән карап яшәп иманга.

Күпме әле ялгыш уйлар яши,

Кеше акылына сыйганга.


Югалтулар алып ыргыталар,

Бүгенгене ерак үткәнгә…

Югалтулар азырак булыр иде,

Бүгенгегә шөкер иткәндә…


Бакчадагы чияләр. Шигырь. Том 10. Стихи

Подняться наверх