Читать книгу Бакчадагы чияләр. Шигырь. Том 10. Стихи - Рузил Фазлыев - Страница 26

Шундый чак

Оглавление

Матур чагы була гомерләрнең

Гөрләп бара бөтен эшләрең.

Кәефеңне бозмый, онытыла,

Бик куркыныч булган төшләрең.


Яхшы дуслар, әйбәт кешеләр,

Очырыйлар тормыш юлыңда.

Бөтен дөнья тулган шатлык белән,

Уйланмыйда кайгы турында.


Сөйләр кешең, синең серләр өчен…

Сизелмиләр вакыт чикләре.

Уйландыра алмый ул вакытта,

Җитмәгәне белән җиткәне.


Кайчан үтеп китә ул вакытлар,

Җылы җилләр кебек иркәләп.

Бәхет мизгеләре үтә микән,

Никтер куя соңнан киртәләп.


Бакчадагы чияләр. Шигырь. Том 10. Стихи

Подняться наверх