Читать книгу Бакчадагы чияләр. Шигырь. Том 10. Стихи - Рузил Фазлыев - Страница 21

Үпкәләмә авылым

Оглавление

Туып үсеп туган туфрагыңда,

Үз юлларын җирдә тапканнар.

Чәчәк орлыгыдай, сибелешеп,

Төрле җирдә, чәчәк атканнар…


Үпкәләмә авылым зимагурга,

Читтә йөреп бәхет табалса.

Язмышына, шөкер итә итә,

Туган жирен искә алалса…


Күпме язмыш, җирдә үтеп китә,

Туган туфакта шытып, башланып.

Күпме үтеп авыр сынауларын,

Күпме яшәп кала шатланып…


Дәвам итә синдә туганнардан,

Яңа язмыш, яңа буыннар.

Тормыш башын алар, безнең кебек,

Туган җирдән алган булырлар…


Кайда гына кеше яшәсәдә,

Сагындыра торган урын бар.

Адашмаска тормыш юлларында,

Якты биреп торган нурың бар…


Үпкәләмә авылым киткәннәргә,

Читтән торып, якын иткәнгә.

Туган якның бер баласы булып,

Кайлардадыр гомер иткәнгә…


Бакчадагы чияләр. Шигырь. Том 10. Стихи

Подняться наверх