Читать книгу Бакчадагы чияләр. Шигырь. Том 10. Стихи - Рузил Фазлыев - Страница 3

Халәт алышыну

Оглавление

Көтмәгәндә халәт алышыну,

Аллаhының олы нигъмәте.

Аңлашыла… мондый үзгәрешкә,

Кеше көче генә җитмәсе.


Аллаh исеме белән бәйләмичә,

Ниләр кеше кыла ала соң…

Язмыш юлын – алдан язылганын,

Кемнең көче бора ала соң…


Авыр икән моны аңлаулары,

Тәккәберлек кайчак җиңә ала.

Ишеткәнне бераз белгәннәрне,

Нигә икән баштан, җил ала…


Кабатланмый торган яшәүләрне,

Үз – үзебез нигә бозабыз…

Алданабыз ялган байлыкларга,

Буш кул белән аннан «узабыз».


Бакчадагы чияләр. Шигырь. Том 10. Стихи

Подняться наверх