Читать книгу Бакчадагы чияләр. Шигырь. Том 10. Стихи - Рузил Фазлыев - Страница 20

Син кайгырма

Оглавление

Син кайгырма, кайгы килсә әгәр,

Кайгыдан соң килер шатлыгы…

Кайгыларны кайгы алыштырмый,

Көтә сине алда шат көне.


Кайгырудан кайгы жиңеләйми,

Кемгә, үпкәләүдә урынсыз…

Күз алдыңа иртәгәне китер,

Күңелләрең бераз җылынсын…


Берсе артыннан алар берсе килә,

Сыналабыз шулай үсәбез…

Адым саен кыенлыклар аша,

Берәр бачкыч өскә күчәбез…


Гомер буө яши – яши җирдә,

Тормыш безне hәрчак өйрәтә…

Тормыш мәктәпләре кешеләрне,

Яхшылыкка бары үзгәртә…


Белә алсак, җирдә тормыш итү,

Яшәү белән бергә имтихан…

Сынауларның иң олысы өчен,

Җир йөзенә безне Ул җыйган…

Бакчадагы чияләр. Шигырь. Том 10. Стихи

Подняться наверх