Читать книгу Олы китап. Шигырь. Том 1. Стихи - Рузил Хамитович Фазлыев - Страница 10
Кабак тавы…
ОглавлениеКабак тавы асты болыннарда…
Әрәмәләр, бик күп күлләрдә.
Күңелләрең күтәрелеп китәр,
Таныш җирне кабат күргәндә.
Камырлыклар җыйган урыннар бу,
Карга боткалары пешкән җир.
Олы болыннарны бетергәчтә,
Печәннәргә төшкән җир.
Кабак тау башында юлчыларда,
Чәйләр эчеп яллар иткәннәр.
Рәхмәтләр әйтеп бу урыннарга,
Үз юлларын дәвам иткәннәр…
Үтик әле тагы шул юллардан,
Машинада гына булсада.
Тарихларга бездән сәләм булсын,
Бик күп еллар инде узсада.