Читать книгу Олы китап. Шигырь. Том 1. Стихи - Рузил Хамитович Фазлыев - Страница 16
Почырман тарихы
ОглавлениеПочырман исеме нәрсәне аңлата…
Ул исеме ни өчен сакланган.
Тарихта: ул күперне чыккач,
Мөселман җирләре башланган.
Бусурман, Пусуман, Пушырман,
Почырман исемен такканнар.
Узункуль авылы кешеләре,
Бик кулай исем дип тапканнар.
Чукынган бәндәләр киткәннәр,
Яшәеш бу җирдә тапмаган.
Мыскыллы исемне үзгәрткән,..
Безнеке үз динен сатмаган…
Калсада ул вакыт еракта,
Ул җирләр, Почырман күпере…
Без хәзер беләбез мәгънәсен,
Чынлыкта – Мөселман күпере.