Читать книгу Олы китап. Шигырь. Том 1. Стихи - Рузил Хамитович Фазлыев - Страница 11
Чигер
ОглавлениеЧигер Аккүзләрнең истәлеге…
Бу җирләрнең тәүге хуҗасы.
Шул вакытта бәлки хәл ителгән,
Авылыбызның шунда буласы.
Чигер тавы, салкын Чигер суы,
Була ул җирләрнең мижасы.
Атка менеп, Чигер буйларында,
Урагандыр аның хуҗасы.
Күлендә без сулар керә идек,
Сулары бик салкын булдылар.
Чигер күпере… суы агып торды,
Чишмәләрдән чыгып тордылар…
Безгә калды бары хәтирәләр,
Тарих дигән озын юллардан.
Чигер Аккүзләрне искә алыр,
Киләчәктә – бик күп еллардан.