Читать книгу Олы китап. Шигырь. Том 1. Стихи - Рузил Хамитович Фазлыев - Страница 13

Сары кое

Оглавление

Сары кое дибез САРЫ КОЕ…

Кое дибез – олы чишмәне.

Печән өсләрендә казан асып,

Тәмләп чәйләр кемнәр эчмәде.


Сирәк тиде аның суын эчү,

Тәмле әйбер бик күп булалмый.

Кое ерак. Чиләкләрең синең,

Аның суларыннан тулалмый.


Күз алдында, чылтырап агулары,

Салкын сулы сары төпләре.

Бик еракта калды шул инде,

САРЫ КОЕ башка көтмәде…


Сары кое дигәч, искә төшә,

Чиста сулар, хәтфә болыннар,

Ярый күрдем шушы матурлыкны,

Үткән чакта тормыш юлыннан.


Олы китап. Шигырь. Том 1. Стихи

Подняться наверх