Читать книгу Олы китап. Шигырь. Том 1. Стихи - Рузил Хамитович Фазлыев - Страница 19
Парижгамы?…
ОглавлениеКеше күңеле еракларга карый…
Кая гына кайчак омтылмый!
Тарыйхка күп олы сәяхәтләр,
Парижгада хыял онтылмый.
Ул Парижда миңа ниләр калган,
Башка шәhәрләрдә җитәрлә…
Кaрдәш халык булган төбәккәме,
Тәвәкәлләп чыгып китәргә?.
Кардәшеңә сәләм биреп була,
Җавап бирер сиңа елмаеп.
Сәфәр кылсак алай еракларга..
Кеше көлер хәлдә булмаек…