Читать книгу Олы китап. Шигырь. Том 1. Стихи - Рузил Хамитович Фазлыев - Страница 17

Армия истәлеге…

Оглавление

Кеше җирдә, җир астында эшли…

Кайберләре эшли күкләрдә.

Тагын бары су асты эшләре,

Таныш түгел әле күпләргә.


Су дөньясы, аккан гына түгел,

Яшәештә, акыл җитмәслек.

Аның матурлыгын аңлатырга,

Сүзләр генә җитеп бетмәслек.


Башка затлар өчен анда яшәү,

Ә безнеке җирнең өстендә.

Башка дөнья күргән кебек булдым…

Су асларына мин төшкәндә…


Олы китап. Шигырь. Том 1. Стихи

Подняться наверх