Читать книгу Олы китап. Шигырь. Том 1. Стихи - Рузил Хамитович Фазлыев - Страница 12

Тегермән буе…

Оглавление

Тегермәннәр салу зур зш була…

Ничә авыл бергә төзешә.

Ябалактан килеп оста кеше,

Шушы эшкә килеп керешә.


Тау буенда, Сөнгә буа буып,

Су тегермәне төзеп куела.

Халык шунда, агылада башлый,

Тегермәнгә «тегермән буена».


Халыкка ул бик күп хезмәт итә,

Бер әйбердә түгел гoмерлек.

Тегермәнче кызы гына таба,

Изге җирен, үзен күмерлек…


Бу кыйссаны, белүчеләр була,

Күрүчеләр кабер ташында.

Тау ташлары аңа hәйкәл кебек,

Тегермән буйлары каршында.

Олы китап. Шигырь. Том 1. Стихи

Подняться наверх