Читать книгу Олы китап. Шигырь. Том 1. Стихи - Рузил Хамитович Фазлыев - Страница 20
Килде заман
ОглавлениеКилде заман… барысы буталды,
Яхшы-яман аерылудан тукталды.
Ашкынабыз – кая таба бару…
Бу авыруга авыр дару табу.
Олы йортлар, матур калалар…
Калай түбә, калай коймалар.
Кеше яшәмәсә, ул йортлар бит,
Кунак йорты булып тоелалар.
Исраф өчен… Нигә яшәү кирәк,
Бу дөньяга нигә киләбез.
Калай тормыш төзеп китү өчен,
Бөтен гdмеребезне бирәбез.
Сынаулар бу..олы сынаулар…
Сынау өчен килгән олаулар.
Ничек …җиңелүсез үтәрбезме,
Җаваплар юк..бары сораулар.
Ялгыш юл ул, әрәм үткән вакыт,
Вакытларны булмый кайтарып.
Кушканнарны, тыелганны белсәк
Бәлки булыр нидер майтарып…