Читать книгу Олы китап. Шигырь. Том 1. Стихи - Рузил Хамитович Фазлыев - Страница 14
Олы болын…
ОглавлениеОлыболын… олы болын
Олы булгач башка исем юк.
Ничә җилән, ничә күл булын,
Төгәл әйтә алган кешең юк.
Тау башыннар барсы күренә,
Бакча астына хәтле болыннар.
Җиләннәргә арба юлы керә,
Такырланган «болын юлыннан».
Олы болын олы булып кала,
Күпме генә вакыт үтсәдә,
Сөрелсәдә кайбер җиләннәре,
Сулар килеп, сулар китсәдә…
Ат өстендә авыл малайлары,
Шушы болыннарда чаба алдык.
Яшел болыннарда аунап үсеп,
Төрле якларга без таралдык.