Читать книгу Олы китап. Шигырь. Том 1. Стихи - Рузил Хамитович Фазлыев - Страница 5
Сапит – велосипед
ОглавлениеНичек яшәделәр микән элек,
Сапитлар булмаганда.
Ике тәгәрмәчле дустың,
Иптәшең булмаганда.
Нинди маҗаралар кичерәсең
Өйрәнгәндә – йөри белергә.
Егылмыйча йөри башлагачтан,
Егылучылардан көлергә.
Дөнья булгач булмый сапидсыз,
Томыш юлы авыр шикелле.
Сапид, мотайларга күчте,
Машиналар хәзер күп инде.
Без килгәнбез икән бу дөньяга,
Сапидларда йөреп китәргә…
Безне машиналар ялыктырды,
Сапит кирәк тормыш итәргә.
Кире кайта хәзер сапитлар,
Яше карты хәзер үз итә.
Утырсаңда атлап барасы бит,
Хәрәкәткә тагы ни җитә.