Читать книгу Олы китап. Шигырь. Том 1. Стихи - Рузил Хамитович Фазлыев - Страница 18
Хаклык
ОглавлениеДөрес яшәү, дөрес сүзләр генә түгел,
Белгәнеңне син дөрес башкар.
Кеше хурлап, дөрес булып булмый,
Кеше өчен үрнәк булып кал.
Кеше күңеле синең өчен түгел,
Кирәк-кирәкмәскә кагылма.
Фикереңне әйтсәң, hәркем үзе,
Сәләтле ул җавап табарга.
Кеше булып калыйк бу дөньяда,
Җан иясе генә булмыйча.
Аллаh кешегә бит акыл биргән,
Яшик җирдә гөнаh кылмыйча.