Читать книгу Олы китап. Шигырь. Том 1. Стихи - Рузил Хамитович Фазлыев - Страница 2
Бала чаклар
ОглавлениеБала-чага бәйрәм итә иде,
Ак-ак карның тәүге төшүне.
Көне буе яңа карда аунап,
Сизмичәдә куллар өшүне…
Кар бабайлар, крепостьлар ясап,
Тәгәрәтеп олы карларны.
Кышлар инде чынлан башлангачтан,
Күрсәң иде син ул тауларны…
Ап-ак кардан таулар шомара,
Бөтенесе шунда булганга.
Чаңгы, чана белән генә түгел,
Өелешеп к-ттә шуганга…
Карлар яугач, шулар искә төште,
Сагындырып куйды таулары.
Булмас инде башка андыйлары,
Без шугандай таулар калмады.