Читать книгу Олы китап. Шигырь. Том 1. Стихи - Рузил Хамитович Фазлыев - Страница 23
Уйлар килә
ОглавлениеУйлар килә, уйлар күңелләргә,
Бүлешәсе килә, килә язасы…
Кеше ялгышларын кабатлаудан,
Кемнәрнедер саклап каласы…
Үз ялгышын күпләр аңламый шул,
Башканыкы гына гыйбрәт…
Тәҗрибә ул үзе олы мәктәп,
Файдалысын җыик күбрәк…
Куәт бетеп, чәчләр ап-ак булгач,
Була алмас берни үзгәртеп…
Берәүгә бу яхшы киңәш булыр…
Кылыр ялгышларын төзәтеп…
Төрлечә бит гoмер озынлыгы..
Кемгә – озын, кемгә – бик кыска…
Вакытларның кадерләрен белми…
Күпме гoмер бит уза бушка…
Язмышларга гына сылтамыйча,
Үзебезгә тиешен эшлик без…
Динебезне… Әби-Бабайларның
Васиятеннән вазлар кичмик без…
Бөтенесе әле алда диеп,
Үзебезне үзебез алдыйбыз,
Бер файдасыз җирдә күп йөрибез,
Мөhим җиргә никтер бармыйбыз…
Гoмер чиге – безне җавап көтә…
Була алмый аннан котылып…
Көннәр туса, элек шуны уйлыйк,
Китсәктә без кайчак онтылып…
Күңелләргә шундый уйлар килде
Барлап куйдым..куйдым языпта.
Бәлки онытылмас, истә калыр,
Салып куйгач шигъри калыпка…