Читать книгу Олы китап. Шигырь. Том 1. Стихи - Рузил Хамитович Фазлыев - Страница 3

Туган авылың синең

Оглавление

Сәләм бир син авылдашларыңа,

Телефоннан гына булсада,

Тузан капламасын сукмакларны,

Күңелләрең бик еш тулсада.


Туып үстең анда, чишмә башың,

Изге туфрак, яшел чирәмнәр.

Олы юлга чыгып киткән чакта,

Фатиханы анда биргәннәр.


Онытма син туган авылыңны,

Анда калган синең эзләрең.

Олы бәхет… бәлки шушы җирдә,

Ә син аны читтән эзләдең


Олы китап. Шигырь. Том 1. Стихи

Подняться наверх