Читать книгу Олы китап. Шигырь. Том 1. Стихи - Рузил Хамитович Фазлыев - Страница 6
Безнең юл
ОглавлениеМактау такталары ярдәм итмәс,
Әрәм үтсә гoмерең – аяныч.
Озак яшәп берәү өчендә син,
Була алмасаң әгәр таяныч.
Белгән кебек бөтен дөнья серен,
Аңламыйча аның бик күбен…
Аллаh биргән ниъмәтләр икәнен,
Бөтен җиhан – су, җир hәм күген.
Аңлаганда гoмер үткән була,
Вакыт калмый гaмәл кылырга.
Әзер булып, җавап бирер өчен,
Иманлырак бәндә булырга.
Иң кадерле әйбер вакыт диләр,
hәр минуты – күпме мөмкинлек.
Аллаh үзе безгә юлын бирә
Мөселманлык, иман, мөэминлек.