Читать книгу Олы китап. Шигырь. Том 1. Стихи - Рузил Хамитович Фазлыев - Страница 9
Елга иде
ОглавлениеАвыл уртасыннан ага елга…
Дөресрәге – элек аккан ул.
Басу, сазлыкларны кичеп үтеп
Безгә кадәр юлны тапкан ул!
Агым сулар булды авыл өчен,
Халык исеме аның Елга иде.
Шырлык буйларыннан агып килеп,
Кешеләргә юаныч була иде.
Күперләре яхшы, калды басмада,
Ләкин Елга инде агалмый.
Дөнья хәлен белеп булмый икән,
Агым суда юлын табалмый…
Кемнәр өчен, Тыннамасовка дип,
Такта язып элеп куйдык без…
Туган җиребезне үзебез ахыры,
Хөрмәт итүләрдән туйдык без.