Читать книгу Олы китап. Шигырь. Том 1. Стихи - Рузил Хамитович Фазлыев - Страница 24

Үз илебез

Оглавление

Үз илебез булган безнең,

Ничә гасыр үткән… элек.

Җимерелгән hәм таралган,

Барысын хәттә булмый белеп…


Дус дәүләте, безгә килеп,

Дошман булма… дус бул дигән.

Сайлап булмый, бабайларга,

Килешергә туры килгән…


Бердәмлек юк, таркаулыкта,

Үз илеңне булмый саклап…

Ярты милләт, дуслар килеп,

Башкаланы изә-таптап…


Дус илендә яшибез без..

Өйрәнептә беттек бугай…

Вакытлар күп үтеп китте…

Яшәрбез без гомер болай…


Дус илендә, син «дус түгел»,

Аларга син бары куштан…

Ышанычлы буласың син,

Милләт, иман, телне сатсаң…


Бөек дусның, нәфес чиксез,


Олы китап. Шигырь. Том 1. Стихи

Подняться наверх