Читать книгу Олы китап. Шигырь. Том 1. Стихи - Рузил Хамитович Фазлыев - Страница 21

Сорамагыз

Оглавление

Нигә кайттың диеп сорамагыз,

Барыбер беркем аны белә алмый.

Ераклардан кеше күбрәк күрә,

Нык якыннан берни күрә алмый.


Кайтуларым үзем өчен кирәк,

Беркемгәдә булмас аңлатып.

Аңлар өчен монда булу кирәк,

Көн туганда, иртән таң атып.


Безгә көннәр бирелгән санаулы,

Алар ничек безнең узды соң.

Кайчагында уйлап кую кирәк,

Бу көн булмасмы дип соңгысы…


Көн артыннан көннәр үтә тора,

Баетабызмы соң күңелне.

Шуны аңлар өчен без яшәсәк,

Дөресерәк була түгелме…


Олы китап. Шигырь. Том 1. Стихи

Подняться наверх