Читать книгу Олы китап. Шигырь. Том 1. Стихи - Рузил Хамитович Фазлыев - Страница 8
Безнең СӨН
ОглавлениеЯзлар җиткәч ташып ага иде,
Агыйдельгә борылып тормыйча.
Туры юлы белән элеккечә,
Ераклардар урап бармыйча!
Чигер күле hәм Чөгәнә аша,
Җилән ясап юлын ярган ул.
Гoмер үткән, ярлар җимерелгән,
Иске Сөнгә әйләнеп калган ул.
Ничә еллар, елга акмый инде,
Кар сулары язын җыела.
Боз китүләр, баржа керүедә,
Хәтерләрдән хәзер җуела…
Елгаларда ахры картаялар,
Саегалар – беткәч буылып.
Безнең Сөн дә олы елга булган,
Калды хәзер олы күл булып.