Читать книгу Олы китап. Шигырь. Том 1. Стихи - Рузил Хамитович Фазлыев - Страница 15
Алма чоры
ОглавлениеКүп малайга таныш чорлар бу…
Шук малайлар көтте үз җәен.
Тәүге алмаларны өзеп алырга,
Хәйлә корды, көтте үз җаен.
Беренче көн уңыш китермәде,
Алмаларын әби саклаган.
Шыпырт кына кереп чыгалмады,
Бер җир калмый кычыткан чакмаган.
Сминҗә син, җипитпаймат малай,
Нигә кердең минем бакчага.
Җаптбаймайт башка йөрмә, дие..
Кычытканы… бигрәк нык чага…
Кайбер сүзләрне ул аңламады,
Ул сүзләр hич истән чыкмады.
Ваз кичте ул мондый «батырлыктан»
Мондый хыяллардан туктады.