Читать книгу Олы китап. Шигырь. Том 1. Стихи - Рузил Хамитович Фазлыев - Страница 22
Үткән буын
ОглавлениеБезнең тарих, безнең иман,
Ничә буын монда туган.
Кемнәр булган, яшәр өчен,
Нинди алар гәмәл кылган…
Салам түбә асларында,
Ояларын алар корган,
Кара мунча, сукыр лампа,
Алар өчен мөhим булган.
Мал асырап. печән чабып,
Яшәү өчен ризык табып.
Бәрәңгеләр килеп җиткәч,
Аны утыртып, аны алып.
Мәшәкатле язларыда,
Җәй көненең булмый бушы,
Көзләр буе авыр эшләр,
Эшсез үтми салкын кышы.
Зарланабыз без хәзердә,
Заманалар авыр диеп.
Киләчәктә балаларга,
Нинди тормыш калыр диеп.
Үткән вакыт, үткән инде,
Авырырак көткәннәргә.
Ниләр безне көтә диеп,
Уйлап фикер йөреткәннәргә.
Буыннарның үз язмышы,
Тәкдиренә ни язылган.
Дөрес юлдан тайпылмыйча,
Бер Аллаhка ул табынган.
Безгә кадәр яшәгәннәр,
Бер-берсенә булышканнар.
Үзләреннән өзә-өзә,
Безнең өчен тырышканнар.
Бердәм булу яхшы гәдәт,
Бүленгәнне-бүре ашар.
Айрылганны аю ашар.
Яшәүләрдән бәрәкәт качар.
Гел байлыкка табынмыйча,
Кеше булып кала белик.
Кеше китә-байлык кала,
Безгә алар үрнәк кебек.
Хөрмәт белән искә алыйк,
Дога кылыйк, алар өчен.
Алар яшәп киткәннәр бит,
Безнең өчен-безнең өчен!