Читать книгу Олы китап. Шигырь. Том 1. Стихи - Рузил Хамитович Фазлыев - Страница 4

Иске фотолар

Оглавление

Кем уйлана, фотога төшкәндә,

Гади генә кебек мизгелне.

Сагындырыр диеп, шул вакытлар,

Моңландырыр диеп, күңелне.


Уйлап булмый, шул сүрәтне алып

Караганда яшьләр тамасын…

Белеп булмый гүзәл яшьлегеңнең,

Шул фотода гына каласын.


Еллар узган саен ул мизгельнең,

Бәяләрен аның артасын.

Уйлап булмый, үткән яшьлегеңнең,

Хыялыңда гына кайтасын.


Аңланмаган, фото төшкән чакта,

Гомерләрнең бик тиз узасын.

Яши-яши, иске фото кебек,

Кеше картаюын – тузасын.


Олы китап. Шигырь. Том 1. Стихи

Подняться наверх